+1 °С
Болытлы
Республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Башкортстан хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Сергей Нетунаев Ватанны саклаучыларга үгет-нәсихәтләр бирде.
Хәрби комиссариатның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, язгы чакырылышта Башкортстан Русиянең Кораллы Көчләренә 5,5 меңнән артык солдат озата. Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә.
Язгы чакырылыш Украинада махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел. Гадәттәгечә, ул закон белән билгеләнгән вакытта һәм план тәртибендә уздырыла.
“Башинформ” буенча