Республика экологик проекты Башкортстан Республикасында экологик белем һәм мәгърифәт системасын камилләштерүгә, халыкның экологик мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән, диелә БР Табигатьтән файдалану министрлыгы сайтында. Әмма, кызганычка каршы, анда мәктәп укучыларының күмәкләп катнашуы сизелмәде. Йола буенча агачларны район һәм шәһәр хакимиятләре белгечләре, район һәм шәһәр советы депутатлары, яшь армиячылар, “Бәләбәй коммуналчысы” хезмәткәрләре утырттылар.
Төгәл сәгать 11дә акция бер үк вакытта Совет (шәһәр стадионы янында) һәм Кызылармеец (“Яшьлек” спорт мәйданы) урамнарында старт алды. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев: “Үзең агач утыртсаң, бервакытта да сындырмыйсың”, – диде, акциядә катнашучы хакимият хезмәткәрләре балаларына мөрәҗәгать итеп. – Безнең шәһәребез тагын да матуррак, яшелрәк булсын!” Утырту эшләренә шундый сүзләр белән старт бирде ул.
Акциягә гомумрусия халык фронты вәкиле Мурад Шафиков та кушылды.
– “Яшел Башкортстан” проекты күптәннән тормышка ашырыла һәм Бәләбәй анда һәрчак актив катнаша, – диде җәмәгатьче.
Мурад Шафиков хәбәр итүенчә, шәһәрнең ике белем бирү учреждениесендә “Хәтер бакчасы” акциясен уздыру планлаштырылган. 8нче урта мәктәптә һәм Башкорт гимназия-интернатында, анда балалар сугыш геройлары истәлегенә чыршылар утыртачак.
– Владимир Путин Башкортстаннан экоактивист Матвей Анискинның тәкъдимен хуплады. Президент белән туры элемтәдә ул Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә “Хәтер бакчалары” утыртырга тәкъдим итте. Хәзер исә безнең заман геройларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Алар турында хәтер яшь буыннар йөрәгендә сакланырга тиеш, – дип исәпли М. Шафиков.
Бу көнне экологик акция Революционерлар урамында (Морозов урамы белән кисешкән урынга кадәр) узды. Биредә 17 яшь юкәне СамДТУ филиалының беренче курс студентлары утыртты. Мондагы урман рәтен яңарттылар.
– Без үзебез “Яшел Башкортстан”да катнашуда башлап йөрүчеләр булдык. Шәһәр хакимиятенә шылтыраттык һәм ярдәмебезне тәкъдим иттек, – дип сөйләде СамДТУның яшьләр сәясәте үзәге һәм абитуриентлар белән эшләү белгече Альбина Герасименко.
Акция дәвам итәчәк.
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.