Новости
2 Мая 2023, 05:38

Без – Тукайлы халык!

Асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә, татарлыгыбызны  һәрчак искә төшереп торган халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышлап, Уфа һәм Казан шәһәрләрендә, республикабызның төрле төбәкләрендә бик күп чаралар оештырылды. Бәләбәй шәһәрендә дә Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының урындагы бүлекчә коллективы тырышлыгы белән  ул зурлап уздырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Без – Тукайлы халык!Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!

Хаклы рәвештә 28 апрельне Бәләбәйдә  Тукай көне, Туган тел, милли рух көне дип атарга була. Апрель ае –Тукай ае булганга, бу көнне шагыйребезне, аның үлемсез иҗатын сөю берләштергән, бер-берсен тулыландырган ике зур чара үткәрелде.

 “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән беренчесе  сәнгать бүлекчәле Татар гимназиясендә ерак араларны якын итеп килгән кунакларны икмәк-тоз, чәкчәк белән каршылаудан башланды һәм җылы, ихлас халәттә узды. Уфадан “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, аның урынбасары Альбина Якупова, Туймазы шәһәреннән, Бакалы, Ярмәкәй районнарыннан “Ак калфак” әгъзаларының килүе бергәлекне тою хисе тудырды, ямь өстенә ямь өстәде.

Кунаклар уку йортының тамаша залында миллилекне, әхлакый кыйммәтләрне  саклауны, балаларны шул юнәлештә тәрбияләүне укыту- тәрбия эшендә төп бурычларының берсе итеп зур хезмәт салган коллективның эше белән танышып, укучыларның чыгышларын карап соклану һәм шатлану хисләре кичерде.

Башлангыч класс укучысы Илья Ивановның  “Аллага шөкер” җырын башкаруы белән (сөбханалла, чын җырчы үсә!) башланып киткән чара гади затлылыгы белән барсының да күңеленә хуш килде.

Гимназия директоры Дамир  Фәнис улы Хәбибрахманов  кыскача гимназия тормышы, коллективның балаларны күпьяклы шәхес итеп тәрбияләү максатында ифрат күп юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруы; бу эшнең җимеше буларак, укучыларның, укытучыларның уңышлары-казанышлары белән таныштырды. Саный китсәк, алар бик күп, әйтик, Уфада узган XI Бөтенрусия “Тукай моңнары” шигырь укучылар конкурсында гимназия укучысы Скребнева Аделина II дәрәҗә диплом белән кайтса, Казанда узган Халыкара олимпиадада Гүзәл Билалова шулай ук призлы урын яулап кайтты (укытучылары Резеда Гыйззәтуллина).

“Ак калфак” оешмасы кызлары –  Сания Ганиева Габдулла Тукай тормышындагы кызыклы фактлар белән, ә уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова ел саен татар гимназиясе базасында узучы “Тукай моңнары” конкурсының муниципаль этабы, гомумән, балаларның кечкенәдән Тукайның тормышын, иҗатын белеп үсүләре турында бәян итте. Моны  раслап, укучыларның шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле укулары, җырларын башкарулары бик күркәм булды.

7 А классы укучыларының (класс җитәкчесе Зөлфия Фәйрушина) халкыбызның күркәм йолаларының берсе -- “Аулак өй” күренешен искиткеч оста сәхнәләштерүе барсын да таң калдырды. Аулак өй... Менә кайда ул халкыбызның әйтем-мәкальләре, җыр-биюләре, онытылып барган күмәк уеннары (”Йөзек салыш”, “Шобага тотыш”, “Йолдыз санау”) егетләр һәм кызларның капма-каршы төртмә сүз әйтешүләре; менә кайда ул ихласлык, осталык, самимилек, иң саф хисләрнең бөреләнүе, әдәп-тәрбиялелек, иҗадилык!  “Аулак өйләр” оештыру (ә аны ел саен һәр класс әзерләп күрсәтә, һәм, шунсы мөһим, бер генә бала да читтә калмый) – балаларга милли тәрбия бирүнең иң отышлы чараларның берсе. Моның өчен аны башлап җибәргән элекке директор Нурмөхәммәт Хөсәеновка, шулай ук  аулак өйләрнең  онытылуына юл куймаган  бүгенге җитәкче Дамир Фәнис улына, класс җитәкчеләренә, сәнгать бүлеге укытучылары Гүзәл белән Тимерхан  Әхмәтовларга, биюләрне куючы Энҗе Багаутдинова белән Әлфия Меркуловага ата-аналар, Бәләбәй татар җәмәгатьчелеге чиксез рәхмәтле. Чыны шул, залдагы милли халәтне, укучыларның җырга-моңга, биюгә, шигъри  сүзгә  осталыгын; аларның очкын чәчеп торган күзләрен, нурлы йөзләрен, чын татар кызларына һәм егетләренә хас матурлыгын, оялчанлыгын  күзләрең белән генә түгел, йөрәгең белән күрәсең дә, бөек татар халкының бер вәкиле булуың белән горурланасың.

Люция Ябир кызының балаларга бүләкләр, зур тырышлык куеп эшләүче укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыруы; истәлеккә фотоларга төшүләр, милли ризыклар белән чәй өстәле, ачык йөз, тәмле сүз, кунакчыллык  – болар барсы да Туган телне, шагыйрь иҗатын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен зурлаган бәйрәмгә чагу бизәкләр өстәде.

***

Чараның икенчесе  – “Без – Тукайлы халык!” дип исемләнгән  үзенчәлекле Телдән журнал шәһәрнең “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә узды. Үзәк хезмәткәрләре кунакларны шулай ук ачык йөз, икмәк-тоз, чәкчәк белән каршылады. Фойеда кул эшләреннән оештырылган, Тукайның бай иҗатын чагылдырган күргәзмәләр, сәхнә бизәлеше, экранда телдән журнал битләренең  образлы итеп ачыла баруы, һәр бит ачылыр алдыннан “Тәфтиләү” көенең яңгыравы тамашачыларны көндәлек торрмыштан Тукай дөньясына алып китте. Тукай рухына аят уку белән (Зөлфия Фәхретдинова) башланып киткән чара бер тында узды. Журнал битләре бер-бер артлы ачылып һәм укылып, шагыйрьнең бөтен тормышын, иҗатын күз алдына китереп бастырды. “Тукай гомере – умырзая гомере” дип исемләнгән 1нче биттә  шагыйрьнең тормыш юлына “Ак калфак” кызлары кыскача күзәтү ясады, ялан аяклы Апушның (татар гимназиясе укучысы Илдан Газизуллин)  “Исемдә калганнар”дан яттан өзек укуы, “Ак калфак” кызларының “Умырзая” җырын башкаруы үзәкләрне өзәрлек булды.

 Шагыйрьнең балалар өчен иҗаты битендә татар гимназиясе укучылары аның шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте, яттан сөйләде; 3 нче бит – аның өлкәннәр өчен бай иҗатын чагылдырды –  “Шагыйрь” (Илдус Хәбибрахманов), “Ана догасы” (Люзия Фәттахова), “Китап” (Гөлфия Хәбетдинова), “Китмибез!” (Аделина Скребнева) шигырьләрен тыңлап, тамашачы сөекле шагыйребезнең үлмәс иҗатына янә һәм янә сокланды. 4 нче биттә тамашачылар Тукай сүзләренә язылган җырларны тыңлап тәэсирләнде. Легендар җырчыбыз Илһам Шакировның “Тәфтиләү җыры язмасы яңгыравы һәм бу вакытта Әлфия Меркулованың  салмак нәфис биюе күңелләрне нечкәртте; Зөлфия Әгъзамова бишек тибрәтә-тибрәтә  “Бишек” җыры”н  башкарып, назлы ана образын ачып салды; Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтовның “Әллүки”не  җырлавы моңның  биниһая зур көч икәненә инандырды. Ә инде татар гимназиясеннән  2 нче класс малайларының зур дәрт, осталык белән “Пар ат” җырын башкарулары (укытучылары Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар), валлаһи, Казан сәхнәләрен дә бизәр иде. Викторина журналның күңелле бите булды: тамашачылар Тукай тормышына һәм иҗатына  багышланган сорауларга җаваплар бирделәр һәм тәмле призлар алдылар. Журналның соңгы бите – “Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр!” – “Мин Тукайга киләм” шигыре белән ачылып (аны автор Зәйфә Салихова укыды), кыскача гына Тукайга булган чиксез олы хөрмәт турында бәян итте.

Галия Әхмәтшина белән Илдус Хәбибрахманов чараны һәр тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп алып бардылар. Туймазы кунаклары бүләкләре, җылы сүзләре белән сәхнәгә күтәрелсәләр, Люция Ябир кызы белән Альбина Якупова  Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына Рәхмәт хатлары, чарада катнашкан балаларга Габдулла Тукайның балалар иҗаты тупланган китапларын бүләк иттеләр.
Бар җирдә  кабул ителгәнчә, чара барыбыз бергә шагыйрь сүзләренә язылган, халкыбызның гимнына әйләнән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

***

Бүген заман катлаулы: ил, дөнья тынычлыгының  кыл өстендә булуы, егетләребезнең махсус хәрби операциядә катнашуы (ил чакырганда, алар һәрчак әзер) һәм, сер түгел, күпмеләренең башларын салуы; әхлакый кыйммәтләрнең зәгыйфьләнүе, туган телебезнең киләчәк язмышы һәм башка бик нәрсәләр борчуга салмый калмый. Әмма  яшәү барыбер матур: җирдә назлы, чәчкәле  яз тантана итә, һәр көнне сабыйлар туа, гүзәл яшьлек туйлары  уза – мәңгелек тормыш дәвам итә! Бәләбәй халкы күңелендә яз булдыруга, матур яшәүгә әнә шундый чаралар уздыруы белән Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да үз өлешен кертә. Мондый кичәләрне әзерләп, халык алдына чыгу бик  зур сабырлык, үҗәтлек, иҗадилык, матди мөмкинлек эзләү таләп итә. Ак калфак кызларының, һәм, беренче чиратта, зур оештыру сәләтенә, сәхнә осталыгына ия  Галия Канзәфәр кызы Әхмәтшинаның тырышлыгы җимеше бу. Галия ханыма, оешма әгъзаларына, шулай ук төп таянычыбыз булган Башкортстан татар конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәевка, “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Илдус Разетдиновка, чараны оештыруда ярдәм күрсәткән үзәк хезмәткәрләренә – һәркемгә чиксез рәхмәт. 

Алты биттән торган журнал рәвешендә оештырылган чара чын мәгънәсендә килгәннәрне Тукай дөньясында яшәтте, күңелләрне рухи баетты, ул милли үзаңны көчәйтүгә янә бер адым  булды дисәм, мөгаен, хаклы булырмын.

Әйе, без Тукайлы булганга бәхетле. Ул – милли йөзебез. Чорлардан чорларга күчеп, Тукаебызны яшәткән өчен газиз халкыма мең рәхмәт!

Зәйфә Салихова.

Рузил Биктаһиров фотолары.

 

Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!
Без – Тукайлы халык!
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас