

– Безнең эштә ял көннәре юк, теләсә нинди хәлдә без тиз эш итәргә, хаталарга юл куймаска һәм булачак әниләр янында булырга тиешбез, – дип сөйли Бәләбәй Үзәк дәваханәсенең акушер бүлеге мөдире Анна Әминева.
Билгеле булганча, һәр акушерка – кендек әби – барыннан да элек психолог булырга тиеш. Һәр йөкле хатынның хәленә керә белергә, аны бала тудыруга көйләргә, тынычландырырга, кыскасы, универсал булырга кирәк. Мәсәлән, югары квалификация категориясенә ия белгеч, өлкән акушер Наталья Юрьевна Мишина кебек. Ул профессионал хезмәте өчен берничә мәртәбә Бәләбәй районы хакимиятенең һәм БР Сәламәтлек саклау министрлыгының грамоталары белән бүләкләнгән.
Акушер бүлегендә Наталья Юрьевна 2007 елдан, Туймазы медицина колледжын тәмамлау белән үк, эшли. 2016 елдан бүлекнең урта персоналы коллективын җитәкли.
Билгеле, акушерканың иң төгәл эш коралы – аның куллары. Һөнәри грамоталы, намуслы, ул һәрчак үзенә һәм башкаларга карата таләпчән.
42 ел эшләү дәверендә югары квалификация категориясенә ия акушер Гүзәл Ярулла кызы Минебаева бер генә йөз бәләбәйлеләрнең дөньяга килүенә ярдәм итмәгән.
– Ул шулкадәр изге күңелле, аның белән эшләве рәхәт. Һәрвакыт пациентларга, хезмәттәшләренә ихтирам белән карый. Игътибар белән тыңлый, кирәген әйтә, киңәше белән дә, эше белән дә ярдәмгә килә. Ул әле уңган ир хатыны һәм ике балага сөекле ана, – дип сөйли хезмәттәше турында Анна Әминева. – Без үз һөнәребездә ике гомергә җавап бирәбез – ана һәм баланыкына. Еш кына акушерлар тәүлек әйләнсенә эшлиләр, сабый тууның вакыт кысалары юк бит. Мин янымда йөз процентка ышанырлык кешеләр эшләве белән горурланам.
Светлана Соколова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.