Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2023, 13:34

Республикада чәчү эшләре 75 процентка тәмамланган

Башкортстанда язгы чәчү 75 процентка тәмамланган, дип хәбәр итте республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.

Республикада чәчү эшләре 75 процентка тәмамланган
Республикада чәчү эшләре 75 процентка тәмамланган

“Бүгенгә 1,5 миллион гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Бу исә план күрсәткеченең 75 проценты (план – 2,102 миллион гектарга якын)”, – дип белдерде И. Фәзрахманов.

Тәүлегенә республикада якынча 90 мең гектар чәчелә. Әлшәй, Архангел, Дәүләкән, Калтасы, Кырмыскалы һәм Мәләвез аграрийлары чәчү эшләрен 90 проценттан артыкка үтәгән.

Гомумән алганда, Башкортстанда иген һәм кузаклы культуралар якынча 1,078 миллион гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 74,1 процентын тәшкил итә.

Архангел, Илеш һәм Калтасы районнарында май культуралары чәчү тәмамланган. Әле 10 районда, шул исәптән Бәләбәй районында да, планлаштырылган мәйданнарның 90 процентан артыгында чәчү эшләре башкарылган.

Башкортстанда барлыгы 336 мең гектарда май культуралары чәчелгән, ягъни планның 80 проценты.

Фото:Олег Яровиков, архивтан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: