Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2023, 15:15

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Җиңү көне алдыннан гаҗәеп кеше – Минегөл Гарифулла кызы Мөҗипова белән танышу бәхете тиде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

Ул 1940 елның декабрендә туган. Бала чагы дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Минегөл хезмәт юлын 15 яшьтән башлый. Башта тимер юлда эшли, ә аннары “За коммунизм” колхозында сыер савучы була.

Минегөл Гарифулла кызының эштә уңганлыгы, җаваплылыгы, намуслылыгы югары наградалар белән билгеләнгән. Ул берничә тапкыр “Социалистик ярышта җиңүче” һәм “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләренә лаек булган. Колхозның иң яхшы сыер савучысы буларак, М. Г. Мөҗипова ВДНХда була, аның фотосурәте туган колхозы һәм Бәләбәй шәһәренең Почет такталарына куела. Хезмәт Кызыл Байрак һәм Хезмәт Даны орденнары наградалары арасында аерым урыннар биләп тора.

Минегөл Гарифулла кызы ире белән менә дигән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт ветераны актив һәм күтәренке кәефтә. Без аңа сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык-сөенечләр телибез.

Регина Гомәрова.
Зәйфә Салихова әзерләде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: