Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2023, 15:30

Җәйге лагерьларда 490 мең бала ял итәчәк

2023 елда Башкортстанның балалар лагерьларында ял итү буенча җәйге савыктыру кампаниясына 490 мең чамасы бала җәлеп ителә, дип хәбәр итте республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова Республикага идарә итү үзәгеннән “Сәлам” тапшыруының туры эфирында.

Җәйге лагерьларда 490 мең бала ял итәчәк
Җәйге лагерьларда 490 мең бала ял итәчәк

Заездлар июньнән августка кадәр оештырыла.

Төрле формадагы 1600 гә якын лагерь ачу планлаштырыла. Алар арасында палатка, хезмәт һәм ял, көндезге, профильле һәм шәһәрдән читтәге лаегерьлар бар.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: