Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2023, 11:45

Грант алучылар исәбендә

Знаменкадан фермер Евгений Соловьев “Агростартап” төбәк проектында җиңүче булды.

Грант алучылар исәбендә
Грант алучылар исәбендә

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Агростартап” грантларына дәгъвачыларны сайлау буенча йомгаклау утырышы узды, шунда иң күп балл туплаган катнашучыларны игълан иттеләр. 198 дәгъва белдерүчедән 24 кеше сайлап алынды, алар бизнес-проектта белдерелгән суммага ярашлы 7 миллионга якын акча алачаклар.

Җиңүчеләр арасында – Бәләбәй районыннан фермер Евгений Соловьев. Ул 4 720 мең сум күләмендә грант алачак. Евгений әтисе Валерий Викторович белән иңгә-иң хуҗалык алып бара. Бу җиңү аны хуҗалыгын үстерергә тагын да дәртләндерә. Яшь фермер сөйләвенчә, грант акчаларын ул ит терлекчелеген үстерүгә юнәлтәчәк –  герефорд токымлы маллар сатып алачак.

“БХ” белешмәсе. “Агростартап” программасы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул яшь фермерларны яклауга һәм  арытаба үстерү максатында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны авыл хуҗалыгына җәлеп итүгә юнәлтелгән.

2023 елда “Агростартап” программасы буенча дәүләт ярдәменең гомуми суммасы төбәктә  97,7 миллион сум күләмендә белдерелгән.

Зөлфия Гарифуллина.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: