Тынычлык атомы кинәт кешелеккә хезмәт итүдән туктады һәм аның өчен чирләр, үлем йөртүче куркыныч янауга әйләнде.
Быел шушы моңсу датаның 37 еллыгы билгеләнде. Коточкыч фаҗига сөземтәләрен бетерүче күпләрнең берсе Приюттан Рәис Талипов гәзит укучылар белән хатирәләрен уртаклашты.
1970 елда мине армияга алдылар, Байкал арты краенда хезмәт иттем. Хозур табигатьле башкорт җирендә яшәүче өчен ул яклардагы бушлыкларны күрү әллә ничек иде: тирә-якта тик сопкалар – елгалар да, күлләр дә юк. Суны китерәләр. Башта сержант, аннары 126 нчы химик саклау бүлеге командиры булдым.
Хезмәттән соң туган авылыма кайттым, нефтьчеләргә водитель булып эшкә урнаштым. 1974 елда өйләндем һәм гаиләм белән Приютка күченеп килдем.
1988 елның көзендә хәрби комиссариат чакыруы буенча атом реакторы шартлавы сөземтәләрен бетерергә Украинага киттем. Мине махсус тәгаенләнешле 175 нче отрядка билгеләделәр. Эш турыдан-туры атом станциясында барды. Аңа кадәр юл күп вакытны ала: озын лабиринтлар һәм коридорлар, безне офицердан офицерга тапшыралар. Эш башланыр алдыннан доземетрист радиацияне үлчи һәм объектта булу вакытын билгели, гадәттә ул биш минуттан артмый. Заданиене үтәгәч, душ керәбез һәм чиста форма кия идек.
Солдатлар атом станциясыннан 30 чакрым ераклыкта 120 шәр кеше зур палаткаларда яшәделәр. Поход мунчалары, ашханә бар иде. Гади генә марля битлекләрдән йөрдек.
Эш тәмамлангач, зарарланган техниканы олы каръерларга күмдек. Бөтен пермитер буйлап чәнечкеле тимерчыбыктан койма коелган. Анда авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан вертолетлар, шулай ук бихисап бронетранспортерлар, автобуслар, йөк машиналары, махсус техника һәм хәтта мотоцикллар “җирләнде” (фото).
Документлар буенча, мин зарарлы зонада 78 мәртәбә булганмын. Әмма күбрәк дип уйлыйм... Радиация белән мондый бәйләнеш, әлбәттә, сәламәтлеккә йогынты ясамый калмады, йөрәккә операция кичердем.
Өч айдан өйгә кайттым, беркадәр ял иткәч, элекке эш урыныма чыктым. Күп тапкырлар мактау грамотлары белн бүләкләндем, машинист-булдозерчылар арасында республика конкурсларында призлы урыннар яуладым. Тормыш дәвам итә, балалар һәм оныклар шатландыра. Алар өчен яшәргә була!
Рәмзилә Камеристова материалы буенча.