Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2023, 10:28

Республикада янгынга каршы махсус режим озайтылды

Башкортстанда янгынга каршы махсус режимны озайту турында карар кабул ителде. Бу хакта хөкүмәтнең Республикага идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе  Фәрит Гомәров белдерде.

Республикада янгынга каршы махсус режим озайтылды
Республикада янгынга каршы махсус режим озайтылды

“Урман янгыннарына һәм коры үлән януга бәйле гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен шушы режимны махсус боерыкка кадәр озайтырга тәкъдим итәбез”, – диде Фәрит Гомәров.

Үткән атнада республиканың Белорет районында бер урман янгыны чыккан. Ут 3,2 гектар мәйданны ялмап алган. Моннан тыш, барлыгы 9,8 гектар мәйданда коры үлән януның 14 очрагы теркәлгән. Әлеге вакытта республикада сүндерелмәгән янгыннар юк.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 15 майга кадәр янганга каршы махсус режим кертелгән иде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: