Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2023, 11:38

Дипломнар белән бүләкләнделәр

Туймазы шәһәрендә  күренекле шагыйрьләр Назар Нәҗми (тууына 105 ел), Әнгам Атнабаев (тууына 95 ел) һәм Илдар Юзеев (тууына 90 ел) иҗатына багышлап уздырылган  “Ак кәгазьне алдыңа сал” төбәкара иҗади конкурсының гала-концерты узды.

Дипломнар белән бүләкләнделәр
Дипломнар белән бүләкләнделәр

Җиңү яулап дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында  Бәләбәй татар гимназиясе укучыларының да булуы шатландыра. Уку учреждениесенең “Чишмә” җыр ансамбле “Музыкаль иҗат (ансамбль)” номинациясендә  (яшь төркеме  – 5-8 класслар) икенче урын яулады.

 Аерым җыр башкаручылар арасында (яшь төркеме 1-4 класслар) Хәйрулллин Илназ өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Аллага шөкер, татар гимназиясендә балалар җырларга да, биергә дә теләп өйрәнәләр, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның уңышларга ирешүләрендә, балаларның җыр-моңга сәләтләрен ачуда һәм үстерүдә музыка укытучылары Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларның хезмәте бәһалап бетергесез. Бу конкурска да  ансмбльне һәм яшь җырчы Илназны Тимерхан Әсгать улы әзерләгән.  Афәрин!

 

Дипломнар белән бүләкләнделәр
Дипломнар белән бүләкләнделәр
Дипломнар белән бүләкләнделәр
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: