Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2023, 11:30

Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар

Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясе укучылары мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлау проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.

Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар
Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар

Беренче этапта, гыйнварда, 5-10 класслар арасында проектларны тормышка ашыру башланды. Тәрбия эше буенча директор урынбасары А. Галиуллина белән бергә инициативалы укучылар төркеме утырыш уздырдылар, темаларны ачыкладылар, проектлар эшкәрттеләр. Балалар мәгариф учреждениесен төзекләндерү буенча биш идея тәкъдим иттеләр: “Хыялда тамаша залы”, “Дөнья тирәли”, “Спорт – ул тормыш”, “Атомнар” һәм “Җәлеп итүче урын”.

 – Гимназиябезне төзекләндерү буенча иҗтимагый әһәмияткә ия эшчәнлектә бергә катнашу иҗади активлыкка, эш ярату, эстетик зәвык, мәктәп мөлкәтенә сакчыл караш тәрбияләүгә булышлык итә,– дип билгеләделәр педагоглар.

Икенче этапта, апрельдә, бер инициативаны сайлау буенча тавыш бирү узды, һәм ул республика конкурсына тәкъдим ителде. Һәр төркем үз проектына кыскача сурәтләмә бирде, көнүзәклеген һәм социаль әһәмиятен билгеләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Җәлеп итүче урын” проекты лидер булды, аның авторлары унынчы класс укучылары Сафие Гыйрфанова, Азалия Галиуллина, Диас Сторожев,  Дилия Хәбибрахманова һәм Алсу Ногыманова.

  • Инициатива күрсәтүче балалар еш кына педагогларны сокландыралар. Алар кайчан, нәрсә әйтерләр дип көтеп тормыйлар, укудан тыш активлыкның  яңа форматларын тәкъдим итәләр. Балаларга җиңгән проектны гамәлгә ашыруда зур уңышлар телибез, – дип котлады директор Дамир Хәбибрахманов.

Ф. Шакирова, татар гимназиясе укытучысы.

Фото мәгариф учреждениесеннән.

Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар
Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар
Мәктәп укучыларының башлангычларына – аерым игътибар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: