+8 °С
Болытлы
Басмада 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңлегали Шаймуратовның тормышы һәм хәрби эшчәнлеге сурәтләнә.
Фәрит Вахитов – билгеле журналист, тарихчы, Ш. Ходайбердин исемендәге республика премиясе лауреаты. Бөек Ватан сугышы темасын җентекләп өйрәнгән. Автор Шаймуратов турында китап өстендә 30 елдан артык эшләгән, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышкан урыннарда булган. Китапта легендар геройның әдәби образын тудырырга тырышкан.
Басма киң катлам укучыларга, шулай ук урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына тәгаенләнгән.
“Башинформ “ буенча.