Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2023, 14:15

Яңгырлар явар сыман...

Синоптиклар якын көннәргә фаразларын җиткерде.

Яңгырлар явар сыман...
Яңгырлар явар сыман...

Якын көннәрдә республикада кыска вакытлы яңгырлар булачак, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.

Җомга, 19 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +15, +20 градус, көнчыгышта +10 градус чамасы гына.

Шимбә, 20 майда, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, көндез +17, +22 градус җылы булачак.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: