Уфа шәһәренең “Рефстройпроект” җәмгыяте подряд оешмасы хезмәткәрләре быел апрельдә Кызыл урамдагы 118 нче йорт яны ихатасын төзекләндерә башладылар. Шәһәр биләмәсе хакимиятендә хәбәр итүләренчә, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең теләге буенча объектның дизайн-проектына кайбер үзгәрешләр кертелгән, шуңа күрә төзелеш эшләре вакытлыча туктатылып торган.
Җәй чорында йорт алдындагы юл түшәмәсенә асфальт җәяргә, тышкы яктылык корылмасын монтажларга, бәләкәй архитектур формалар урнаштырырга кирәк. Ишегалдында агач үсентеләре утыртылачак. Объект шушы елның сентябренә файдалануга тапшырылырга тиеш.
Әйтергә кирәк, торак биналар милекчеләренең күпчелеге “Башкорт ихатасы” республика программасына эләгүнең зур уңыш икәнен аңлыйлар. Мәсәлән, йорт яны территориясендә балалары белән йөргән хатыннар, “БХ” журналистлары белән сөйләшкәндә: “Башлангыч бар, ә бу инде эшнең яртысы”, – диделәр.
Шуны да өстик, бу программа алты елга (2019-2024 еллар) исәпләнгән. Ихаталарны комплекслы төзекләндерүгә акча бергә финанслау принцибына нигезләнеп бүленә: 94 % - республика бюджетыннан, 5 % -- муниципалитет, 1 % күпфатирлы йортта яшәүчеләр түлиләр.
Римма Солтанова