Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2023, 12:00

Безнең гаиләдә йолалар

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең Татар мәдәнияте үзәге иҗади коллективы Пушкин картасы кысаларында “Безнең гаиләдә йолалар” интерактив-танып белү программасын оештырды.

Безнең гаиләдә йолалар
Безнең гаиләдә йолалар

Бәләбәй шәһәре медицина колледжының беренче курс студентлары чарага кунакка килделәр.

Чарада катнашучылар узган елдагы казанышлары, шулай ук киләчәккә  хыялларын сөйләделәр,үз гаилә традицияләре белән таныштырдылар. Йон эрләү, туку буенча осталык классларында булдылар, умарта тоту, чәчкәләр үстерү тәҗрибәсен уртаклаштылар, татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерү серләрен барладылар.

Ата-бабаларыбызның, әни-картәниләребезнең буыннан-буынга күчә килән гаилә традицияләре, йолалары, гореф-гадәтләре  яшь буында әхлакый  кыйммәтләр тәрбияләүдә  искиткеч зур роль уйный.

Безнең гаиләдә йолалар
Безнең гаиләдә йолалар
Безнең гаиләдә йолалар
Безнең гаиләдә йолалар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: