Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2023, 11:38

Изге Болгар җыены

21 майда Болгар музей-тыюлыгында  колачлы һәм тантаналы  “Изге Болгар җыены” чарасы узды, ул Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көненә арналган. Әлеге чара илебезнең төрле тарафларыннан һәм чит илләрдән дистәләрчә мең кешене җәлеп итә.

Изге Болгар җыены
Изге Болгар җыены

Бәйрәмне рәсми ачу Хәтер билгесе алдындагы сәхнәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Минңнеханов катнашлыгында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Русия Федерациясе субъектларыннан делегатлар, РФ мөселманнары диния нәзарәтләреннен вәкилләр, “Русия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумы делегатлары катнаштылар. Бәйрәмне рәсми ачканнан соңа Собор мәчете янында көндезге намаз булды.

Безнең Бәләбәй шәһәреннән дә чарага тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев җитәкчелегендә бер төркем дин кардәшләребез бардылар. Зур җыенда меңнәрчә кешеләр белән бергә дөньяны бар иткән Аллаһыбызга рәхмәтләр һәм шөкерләребезне белдерүдән дә күркәмрәк нинди гамәл бар?!.

Фотоларда бәләбәйлеләр Болгар җыенында.

Изге Болгар җыены
Изге Болгар җыены
Изге Болгар җыены
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: