

Күптән түгел Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы (җитәкчесе Галия Әхмәтшина) оештырган “Без – Тукайлы халык!” әдәби-музыкаль чарасына Уфадан Башкортстанда әлеге татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, аның ярдәмчесе Альбина ханым Якупова, шулай ук ут күрешләребез, алар исәбендә Ярмәкәйдән дә ак калфаклы ханымнар кунакка килгән иде. Ә менә кичә, ягъни, 19 майда, үзебез – бер төркем аккалфаклар Ярмәкәйгә кунакка барып, мондагы “Ак калфак” оешмасы коллективының күркәм эшләре белән танышып, искиткеч матур чарасын, мәдәният йорты сәхнә осталарының отчет концертын карап, әллә күпме якты хис-тойгылар төяп, күршеләребезгә чиксез рәхмәтле булып кайттык.
Алар халкыбызның онытылып барган “Юа җыю” йоласын сәнгати югарылыкта күрсәтеп, барлык тамашачыларны ата- бабарыбызның, әни-картәниләребезнең нинди шат күңелле, табигать баласы булып яшәгәннәренә сокландырдылар. Гади генә юа җыю күренешен күмәклек (күренештә балалар да, өлкәннәр дә катнашты), җырлар һәм такмаклар, уеннар, тапкыр әйтемнәр, мәкальләр ярдәмендә гүзәл сәхнә тамашасына әйләндереп, халкыбызның ихласлыгын, осталыгын, зирәклеген ачып салдылар. Ай осталар, һай осталар ярмәкәйлеләр, афәрин, Тәнзилә ханым, афәрин барыгыз да, диясе генә кала.
Отчет концертындагы чыгышларны тәфсилләп яза калсак, бик озынга китәр. Һәр чыгыш тамашачы күңеленә хуш килде, ә инде Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар төркеме егетләре кемнәрне генә гашыйк итмәде икән! Ул киемнәр, ул гармуннар, ә башкару осталыклары һич тә һөнәри гармунчылардан ким түгел.
Сәхнә, зәвыклы тамашачы югары мәдәнилекне, осталыкны, ихласлыкны, сыйфатлы чыгышларны ярата. Ә зур хезмәт куйган Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар, алар җитәкчелегендәге коллективлар, авыллардан килгән җыр төркемнәре моңа артыгы белән иреште.
Без, бәләбәйлеләр, күршеләребездә чын татар мохите булуына, татар моңы яшәвенә сөенеп кайттык . Бүгенге катлаулы заманда телебез, җыр-моңнарыбыз сагында торучы, аларның югалуына юл куймаучы шундый улларың һәм кызларың булуына рәхмәт сиңа, газиз халкым. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Зәйфә Салихова.