Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2023, 11:27

Урра, сабантуй була!

17 июньдә Бәләбәй районында “Җырчы чишмәләр” паркы биләмәсендә сабантуй була. Район хакимияте тиешле карар проектын әзерләгән дә инде.

Урра, сабантуй була!
Урра, сабантуй була!

19  майда хакиммият башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов рәислегендәге оештыру комитеты әгъзаларының беренче утырышы узды. Анда барлык профильле бүлекчәләргә, оешмаларга һәм учреждениеләргә  Шәһәр-көне-сабантуйны  әзерләү һзм уздыру буенча кирәкле эшләр кушылды.

Рәсми өлеш, спорт ярышлары, концертлар, ат чабышы , иң яхшы тирмәгә конкурс, һәртөрле күңел ачу, уеннар  программалары... Һәр елдагыча сабантуй программасы бай булмакчы. Елга бер килгән бәйрәмне бергә күңелле итеп уздырырга язсын, дуслар!

Зәйфә Салихова.

Сабантуй

 Сабантуй дәшә мәйданга,

Хезмәттә дан бәйрәме.

Күңелдә җәйгор төсендә

Хис-тойгылар бәйләме.

 

Шул бәйрәмгә таш яуса да,

Барасы килеп тора.

Ерактагылар  кыштан ук

Кайтырга ният кора.

 

Кем ничектер, мәгәр үзем
Халкым  күрергә  барам:

Матурлыгы чәчкә кебек,

Шунда сокланып калам.

 

Моңын, дәртен, хисиятен

Ул шунда ачып сала.

Чәме, ат чабышындагы,

Җаныма күчеп кала.

 

Агыла җыр бар тарафтан,

Сыздыра гармуннары!

Аңлаган җаннарга монда

Яшәүнең  бар моңнары.

 

Кочаклашу, күрешүләр…

Кунакчыллык йөзләрдә.

Сездә алай ук түгелдер,

Вәт күңелле безләрдә!

 

Ял да итә белә халкым,

Гел эш кенә димәгән.

Үзе гади, үзегали –

Бер җире юк килмәгән!

 

Барысын да сөйләп бетмиим,

Килегез дә күрегез!

Елына бер генә була –

Сабантуйлап йөрегез!

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: