Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2023, 10:00

Мәтәүбашта “Дуслык” концерты булды

“Урал батыр” милли үзәге сәхнә осталары Пушкин картасы буенча  Мәтәүбаш авыл мәктәбендә укытучылар һәм укучылар өчен бик матур концерт күрсәттеләр. Әлбәттә, авылдан  да  тамашачылар килде.

Мәтәүбашта “Дуслык” концерты булды
Мәтәүбашта “Дуслык” концерты булды

Бу концерт гүя төрле төсләрдән торган “Дуслык” чәчкәсе сыман булды. Төрле (рус, башкорт, татар,чуваш) телләрендә җырлар тыңлап;  сихри тавышлы думбра, кубыз, сухри кебек музыка уен коралларыннан агылган көйләрне тыңлап, әллә күпме  якты хис-тойгылар алды тамашачылар.

Алып баручылар Илдус Хәбибрахманов белән Анжела Аубакирова районда яшәүче һәр милләт, аларның бу төбәктә ничек яши башлаулары турында кыскача мәгълүмат та бирделәр.

 Чара һәркем күңеленә хуш килде. “Озын уку елы укытучыларны да, укучыларны да шактый арыткан иде, ә сез безгә шундый бәйрәм ясадыгыз, онытылып, рәхәтләнеп ял иттек”, – дип рәхмәт белдерделәр педагоглар.

 

Мәтәүбашта “Дуслык” концерты булды
Мәтәүбашта “Дуслык” концерты булды
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: