Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2023, 12:00

Туймазы татар театры олы һәм саф мәхәббәт турында спектакль әзерли

Туймазы татар драма театры коллективы “Синең өчен үзем үләрмен” спектаклен сәхнәләштерергә әзерләнә. Спектакль өстендә режиссер Айрат  Зарипов, композитор Вәсил  Гафаров эшлиләр.

Туймазы татар театры олы һәм саф мәхәббәт турында спектакль әзерли
Туймазы татар театры олы һәм саф мәхәббәт турында спектакль әзерли

Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, сәхнә әсәре кайнар, керсез сөю хисләрен еллар дәвамында сүрелтми  саклап калган матур пар хакында. Пьеса башкорт язучысы Мөнир Кунафинның “Тәңре өрек капканда...” повестеның инсценировкасы.

 – Инсценировка махсус Туймазы театры, өлкән буын сәхнә осталары өчен язылган, – диде Айдар Зарипов.  – Әмма бу спектакльдә тик олылар гына катнаша дигәнне аңлатмый, яшь буын уйнаган күренешләр дә бар.Вакыт сынавын үткән мәхәббәт тарихы, якын кешең өчен үз-үзеңне корбан итәргә әзер булу хакында бу пьеса.

Премьера 9 июньдә күрсәтелә, әле репетицияләр бара.

 Фото: Туймазы драма театрының матбугат хезмәте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: