Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2023, 09:06

Рәхәтләнеп күңел ачтылар

Байморза болыны балаларның шат тавышларыннан гөрләп торды. Май аеның ямьле, кояшлы ял көнендә Карга боткасы бәйрәме үтте.

Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар

Ермолкино мәктәбенең башкорт теле укытучысы Әсмә Әхтариева татар-башкорт халкының әлеге күңелле йоласы турында сөйләде. Ермолкино авыл китапханәчесе Сания Наил кызы балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Балалар бу уеннарда бик теләп катнаштылар. Шул арада уңган хуҗабикәләр зур казанда тәмле ботка пешереп, самовар чәе әзерләделәр. Зур табын корып, тәмләп ботка ашадылар, тәмлекәчләр белән чәй эчтеләр.

Дөньялар имин торсын, иген уңсын, сугыш туктасын, барыбыз да исән-сау булыйк, дигән теләкләр белән калган боткадан кошларга да өлеш салып калдырдылар.
Бәйрәмнән барсы да яхшы кәеф беләен таралышты. Чараны оештыручыларга, кунакларга, ата-аналарга һәм балаларга чиксез рәхмәт!

Әсмә Әхтариева.

Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: