Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2023, 11:53

Тагын янгын, тагын үлем фаҗигасе ...

Башкортстанда өч өлкән кеше һәм бер үсмер янып үлделәр.

Тагын янгын, тагын үлем фаҗигасе ...
Тагын янгын, тагын үлем фаҗигасе ...

Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов дүрт кеше янып үлгән фаҗига урынында булды. “Бәйләнештә” соцчелтәрендәге үз битендә ул хәлне җентекләбрәк бәян итә.

“24 май иртәсендә Благовар районының Иске Күчәрбай  авылында коточкыч фаҗига булды. Иртәнге 4 тә дүрт кешенең, шул исәптән 16 яшьлек үсмернең дә, гомерен өзгән янгын чыккан. Янгын сәбәпләре ачыклана, – дип язган Ирек Сәгыйтов. – Якынча мәгълүматка караганда, өйдә янгын извещателе булмаган. Практика күрсәтүенчә, бу бәләкәй генә,  бар кеше дә куярлык минисирена  ут чыгуы турында вакытында хәбәр итә һәм кешеләрне коткара ала”.

Ул республикада яшәүчеләрне саклык чараларына җитди карарга һәм янгын хәвефсезлеге  кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

“Кагыйдә буларак, ут белән саксыз эш итү, исерек килеш тәмәке тарту, электр җиһазларының төзек булмавы янгынга сәбәп була”, – дип өстәгән Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары.

“Башинформ” ачыклаганча,  картәни белән картәти, аларның өлкән улы һәм кызларының малае ут әсирлегендә булганнар.

Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: