Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2023, 09:03

“Урман” операциясе башлана

29 майдан 11 июнгәчә республикада “Урман” шартлы исеме белән оператив-профилактик операциясе уза.

“Урман” операциясе башлана
“Урман” операциясе башлана

Чараның максатлары: урман үсентеләрен законсыз кисүгә, законсыз агач сатуга юл куймау, урман фонды биләмәсендә гаеплеләрне ачыклау.

Рейдлар БР Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә уза.

Операция шулай ук үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланганда тирә-як мохитне саклау һәм хәвефсезлек техникасы, хәрәкәт хәвефсезлеге таләпләрен үтәүне тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Зөлфия Гарифуллина материалы буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: