Ирәндек – Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы тау сырты. Аның озынлыгы – 135, киңлеге 10-20 км. Аның төрле өлешләре Учалы, Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла районына керә. Баймак районында «Ирәндек» музей-тыюлыгы урнашкан.
Башкортстан табигате сагында торучылар һәм милли активистлар тауда алтын табу максатыннан геологик тикшерүләр уздыруга каршы чыкты. Алар әйтүенчә, геологик разведка сылтамасы белән чынлыкта алтын табыла.
Шушы максаттан 20 майда Баймак районы Темәс авылында хакимият белән килешенгән җыен узды. Бу җыенда Ирәндектә яшәүчеләр, милли-экоактивистлар һәм шулай ук хакимият вәкилләре дә катнашты.
«Пруфы.ру» сайты хәбәр итүенчә, экология һәм табигатьне куллану министры Нияз Фазыйлов тауда берни дә табылмаячак дип белдергән. Вице-премьер Азамат Абдрахманов геологик тикшеренүләргә заказны Россиянең Табигатьне куллану министрлыгы, ә акчаны федераль бюджет бирүен, чынлыкта файдалы казылмалар табылмавын, бары тик тикшеренүләр генә уздырылуын әйткән.
“Татар-информ” буенча.