Бәләбәй районыннан бүләкләүдә муниципаль район буенча җиңүче булып танылган Башкорт гимназиясе педагоглары һәм 1-8 классларда укучылар, шулай ук 1нче гимназия, татар гимназиясе, 15,16,17 санлы мәктәпләр (призер мәктәпләр) педагоглары-вәкилләре катнаштылар, дип хәбәр иттеләр Бәләбәй районы мәгариф идарәсендә.
26 майда, шулай ук “Торатау”да Ю.А. Гагарин исемендәге кубокка мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булачак.
Уфага бүләкләү өчен 1 нче гимназиянең 7 нче класс укучысы Кирилл Столяров (ул биология буенча беренче урын яулады, укытучысы Ольга Айратовна Смирнова), Татар гимназиясеннән 5 нче сыйныф укучысы ИсламГалиуллин ( тарих буенча икенче урын, укытучысы Регина Әхлис кызы Гомәрова), 15 нче мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Дарья Лапшова (физик культура буенча икенче урын, укытучысы Ирина Валерьевна Корнеева) һәм 6 нчы класс укучысы Мария Денисова (музыка буенча икенче урын, укытучысы Лилия Риф кызы Чекмарева)
Светлана Шириня материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: Мәгариф идарәлегеннән.