Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2023, 09:00

Республикада яңа мактаулы исем булдырыла

Башкортстанда яңа мактаулы исем булдырыла дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.

Республикада  яңа мактаулы исем булдырыла
Республикада яңа мактаулы исем булдырыла

Тиешле закон проекты 25 майда парламентның пленар утырышында беренче укуда карала.

“Закон проекты белән Башкортстанда “Башкортстан Республикасының атказанган халык художество кәсепләре остасы” дигән мактаулы  исем булдырырга тәкъдим ителә”, – диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев.

Бу исем югары һөнәри осталык һәм күпьеллык намсулы хезмәт өчен бирелә.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: