Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2023, 09:00

12, 5 тонна макулатура җыйдылар!

Бәләбәй районы мәктәп укучылары 12,5 тонна макулатура җыеп,  быеп 120дән артык агачны коткардылар.

12, 5 тонна макулатура җыйдылар!
12, 5 тонна макулатура җыйдылар!

Бәләбәйдә “Макулатура җыябыз һәм табигатьне саклыйбыз” экологик акциясенә йомгак ясадылар. Анда районның 18 гомум белем бирү мәктәбеннән сигез меңнән артык укучы катнашты.

Иң актив катнашучыларны “Экология Т” җәмгыяте җитәкчелеге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. О.Г. Аксакова исемендәге 41 нче санлы мәктәпнең 11 нчы класс укучысы Яков Дреминга традиция буенча  республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазыйлов култамгасы белән Башкортстан Республикасының Кызыл китабын тапшырдылар.

Гомум белем бирү мәктәпләре арасында Мәтәүбаш авыл мәктәбе җиңүче булды, алар теннис өстәленә сертификат алдылар.

Светлана Шириня материалы буенча.

Фото: “Экология Т” җәмгыяте.

12, 5 тонна макулатура җыйдылар!
12, 5 тонна макулатура җыйдылар!
12, 5 тонна макулатура җыйдылар!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: