Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2023, 13:00

Күршеләрдә ниләр бар? Октябрьский шәһәрендә гөрләп узды Курай бәйрәме

Милли мәдәниятләр үзәгендә яңгырый башлаган курай моңы шәһәрнең Гагарин исемендәге паркына килеп җитеп, аннан Мәдәният йортына барып иреште, дип яза Октябрьский шәһәрендә чыгып килүче “Туган як” газетасы.

Күршеләрдә ниләр бар? Октябрьский  шәһәрендә гөрләп узды Курай бәйрәме
Күршеләрдә ниләр бар? Октябрьский шәһәрендә гөрләп узды Курай бәйрәме

Республика Курай бәйрәменең гала-концерты шәһәр Мәдәният йортында узды. Республиканың төрле почмакларыннан, ут күршебез Чиләбе өлкәсеннән килгән курайчыларны, шулай ук кунакларны һәм тамашачыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов Курай бәйрәмендә катнашучыларның никадәр тирән талантка ия булуына соклануын белдерде һәм иҗади уңышлар теләде.

Сәхнәгә бер-бер артлы чыккан Белорецк районыннан “Идел башы” һәм “Инеш” курайчылар ансамбльләре, Чиләбе өлкәсеннән Алмаз Бикметов, Туймазы шәһәреннән Радмир Гомәров һәм башка курайчылар чыгышы Октябрьский шәһәренең иҗат коллективларының концерт номерлары белән үрелеп барып, якты бер бәйрәмгә әверелде.

Шулай да һәркем күңеле белән Курай бәйрәменең кульминациясен – җиңүчеләрнең исемнәре яңгыраганын көтте. Ниһаять, хөрмәтле жюри әгъзалары иң сәләтле һәм иң оста курайчыларны сәхнә түренә дәште. Алар арасында безнең шәһәрдән беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән “Нарыш Тау” курайчылар ансамбле, солистлар Нелли Антанайтис һәм Динар Зәйнуллин да бар иде.
Бәйге Гран-прие быел Уфа шәһәренә китте. Әлеге мактаулы бүләккә Вилдан Дәүләтбердин лаек дип табылды. Курайчы 100 000 сум күләмендә сертификат белән билгеләнде.

“Туган як” газетасы хезмәткәре Илмира ГАЛИЕВА матеиалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор фотолары

Күршеләрдә ниләр бар? Октябрьский  шәһәрендә гөрләп узды Курай бәйрәме
Күршеләрдә ниләр бар? Октябрьский шәһәрендә гөрләп узды Курай бәйрәме
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: