Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2023, 11:57

Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!

Һәр елдагыча, быел да уку елы тәмамлану уңае белән, гимназиядә иң күңелле бәйрәм – сабантуй гөрләп узды. Нинди генә ярышлар, уеннар оештырылмады анда! Уен-көлке, шаян сүз, җыр-бию, ихласлык, шатлык... Сабантуй озын уку елыннан соң укучыларга да, укытучыларга менә дигән рухи бүләк булды.

Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!

“Урал батыр” милли-мәдәни  үзәге җитәкчесе урынбасары Илдус Разетдинов һәр елдагыча быел да үз исемендәге премиясен тапшырды. Аңа быел 7а сыйныфы укучысы Шафиев Артур лаек булды.

Сабантуй белән башланып киткән җәйге каникуллар күңелле узсын!

Фотолар татар гимназиясеннән.

Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Бәләбәй татар гимназиясендә – балалар сабантуе!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: