Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2023, 11:51

Башкортстан картасы чигүе

Чигелгән Башкортстан картасын эшләүче иң яшь кул эше остасына 16 яшь. Ул Баймак районыннан Таңчулпан Котлыгуҗина.

Башкортстан картасы чигүе
Башкортстан картасы чигүе

Ә иң өлкәне – Зилаердан Рәйсә Янбаева, аңа 74 яшь. Чигелгән Башкортстан картасын иң беренче “Китап-бәйрәм” халыкара китап ярминкәсендә күрсәттеләр.  Аны бөтен республикадан 28 кул эше остасы чикте.

Картадагы 54 муниципаль районның 26сын Габидә Вәлиева чиккән, калганнары – урыннардан осталар, дип сөйләде проект координаторы, Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Зәринә Хәсәнова.

Ярминкәдән соң әләм 2023 елның августында “Чигелгән Русия” бөтенрусия фестиваленә китәчәк, ә аннары республиканың район музейларында, Милли музейда күрсәтеләчәк. Проект БР башлыгы грантына гамәлгә ашырылган.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: