Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2023, 11:53

Туймазыга бардык, рухи баеп кайттык

Без –  бәләбәйлеләр өчен театр карау- сирәк тәти торган күңел бәйрәме инде ул. Шуңа да Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе әгъзалары җитәкчебез Галия Әхмәтшинаның: “Кызлар, әйдәгез Туймазыга театрга барабыз!  – дигән тәкъдимен күтәреп алдык һәм “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Балкыш”  җыр төркеме кызлары белән бергә барып, театр карап кайттык әле.

Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга бардык, рухи баеп кайттык

Театрның мәһабәт бинасы, җиһазланышы, ачык йөз белән каршы алулары бер сокландырса, актерларның уйнавы икеләтә  сокландырды. Әсәренә дә туры килдек бит. Нинди дисезме? Театрның  30нчы мизгелен премьера белән ябуына  эләктек без – ул тамашачыларга Рафаил Фатыйховның  “Кадерле кияү” комедиясен тәкъдим итте. Гади, тормышчан спектакль. Хәл-вакыйгалар безнең көннәрдә бара. Айгөл белән Илдус берсен-берсе ярата, ләкин  кызның әти-әнисе бу егетне хуп күрми, икенче хәллерәк егеткә кияүгә бирергә тели. Яшьләр үзләрнең мәхәббәте өчен көрәшеп, максатларына тәки ирешәләр. Алардагы тапкырлык, хәйләкәрлек  хәтта әти-әниләрен дә дөрес юлга юнәлтә.(И-и, күрсәтте инде “хәлле егет” үзенең ниндилеген – көлеп үлә яздык).

 Актерлар, дүрт кенә кеше, искиткеч образлар тудырганнар,  ул кыланышлары, ул репликалары!  Һич башкала театрлары актерларыннан ким түгел. Рәхәтләнеп көлдек, үзләрен басып  озак алкышладык, бик-бик рәхмәтле булдык. Әйткәнемчә, хәл-вакыйгалар тормыштан чумырып алынган: кызларына акчалырак, баерак кияү табуны максат итеп куйган ата-аналар, кыек эшләр,  хәллерәк егетләрнең ниндирәк булуы... Бүгенге тормышка  хас әйберләрнең  беркадәресе  инде болар.

***

Бу көнне, ягъни 24 майда,  без чын-чынлап Туймазының  кадерле кунаклары булдык. Спектакль караганчы “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә булып, бик матур чара карап хушландык.

 Үзәк алдында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле күңелләрне шунда ук  милли хисияткә көйләде. Башкортстан татарлары  конгрессының Туймазы бүлеге җитәкчесе Индира ханымның,  башка милләттәшләребезнең, укучыларның матур итеп каршы алулары; меценат Фәнир Галимовка рәхмәтле булып үзәк бинасы бүлмәләрен карап-күреп, алар аша биредә оештырылучы милли-мәдәни эшләр белән танышу;  сыйлы чәй өстәле артында  бергә  татар җырларын җырлау, истәлеккә фотоларга төшүләр... Һәммәсе дә  ике күрше районда яшәүче милли җанлы ханымнарны бер-берләренә тагын да якынайтты, дуслык җепләрен ныгытты. Ул гынамы?!  Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, Туймазы дусларыбыз безгә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән бик матур, тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Укучыларның да, өлкәннәрнең дә чыгышлары – шигырьләр, җырлар, биюләр күңелгә май булып ятты. Бөтен чара буе Укытучыга карата тирән ихтирам, хөрмәт идеясе кызыл җеп булып үтте.

Менә шулай, без үзебезгә үзебез бәйрәм ясадык. Шәп булды, күңелле булды. Туймазыга мәдәни сәяхәтне оештыручы Галия ханыма да, водителебез Илгизәр Гыйзәтуллинга да рәхмәтлебез без. Ә рәхмәтнең зурысы, әлбәттә, туймазылыларга, Туймазы “Нур” татар театрына, Индира ханым Латыйповага. Ә рәхмәтнең иң-иңе - чиксезе һәрдаим башлангычларыбызга, эш-гамәлләребезгә хәерхаһлы булып, һәм рухи, һәм матди ярдәм күрсәтүче, хуплаучы һәм яклаучы,  җыеп кына әйткәндә, аталарча хәстәрлек күрүче Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе  Гәрәев Рәсүл Корбан улына. Аның  шикелле җаваплы һәм хәстәрлекле, акыллы һәм тыйнак татарларыбыз күбрәк булсын иде.

Инде күршеләребезгә әйләнеп кайтсак... Болай без үзебез дә төшеп калганнардан түгел, әмма күршеләребез афәриннәр. Ә бит күршеңнең синнән дә яхшырак булуы шәп бит. Ничек кенә шәп әле!

Кыскасы, бар әле синең татарлыгын, туган телен күз карасы кебек саклаучы улларың, кызларың. Рәхмәт сиңа, халкым!

 

Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга  бардык, рухи баеп кайттык
Туймазыга бардык, рухи баеп кайттык
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: