Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2023, 13:00

Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!

Бәләбәй шәһәренең чуваш гимназиясендә Анатолий Александрович Романов исемендәге “Герой партасы”н ачу тантанасы булды.

Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!

“Герой партасы” – геройның фотосурәте, аның тормыш юлыннан фактлар һәм казанышлары турында информация урнаштырылган укучы өстәле ул.

Анатолий Романов (1948 елның 27 сентябрендә Бәләбәй районының Михайловка авылында туган, генерал-полковник, Русия Федерациясе Герое. РФ эчке эшләр министрының элекке урынбасары – Русия Эчке эшләр министрының эчке гаскәрләре командующие һәм Чечняда Федераль гаскәрләрнең берләштерелгән төркеме командующие) 1995 елның октябрендә Чечняда үтерергә маташу һөҗүмен кичерә, нәтиҗәдә авыр яра ала. Әлеге вакытта Русия милли гвардия гаскәрләренең  төп хәрби клиник госпиталендә дәвалана.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән гимназиянең почетлы кунаклары чыгыш ясадылар. Алар: язучы, Халыкара язучылар берлеге әгъзасы, Чуваш Республикасы язучылар союзы әгъзасы, запастагы подполковник Рудольф Матвеевич Павлов; Бәләбәй районы буенча ведомстводан тыш сак начальнигы Сергей Михайлович Матвеев;. Анатолий Романовның классташы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ мәгариф отличнигы Валентина Владимировна Юферева; 1 нче урта мәктәпнең мәктәп музее җитәкчесе Ирина Григорьевна Паршуткина; педагогик  хезмәт ветерны, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Алевтина Калиевна Макарова.

“Герой партасын” ачу хокукы Рудольф Павловка һәм Валентина Юферевага бирелде, алар укучыларны  актив, эшсөючән булырга чакырдылар.

 Почетлы “Герой партасы” артына  утыру хокукына гимназиянең иң яхшы укучылары, уку отличниклары, ярышларда һәм олимпиадаларда, конкурсларда  җиңүчеләр лаек булачаклар. Бу парта буыннарны тоташтыруы җепкә әйләнәчәк.

В.Г. Макарова, Чуваш гимназиясенең балалар җәмәгать оешмалары белән үзара бәйләнеш һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе.

Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Каһарманнар батырлыгын онатмыйбыз!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: