“Урал аръягы-2023” инвестиция сабантуе Русиянең 14 төбәгеннән 3300 катнашучы җыйды. Форум эшендә Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Һиндстан, Иран, Италия, Таҗикстан һәм Беларусь делегацияләре катнаштылар.
Башкортстан хөкүмәте премьер-министры сүзләренчә, Урал аръягы” юбилей инвестиция сабантуе санкция басымы көчәйгән шартларда узды, ләкин бу аңа Русия генә түгел, чит ил компанияләренең дә игътибарын җәлеп итәргә комачауламады.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, соңгы дүрт елда Урал аръягында инвестиция күләме 82 миллиард сумнан ашкан. 200 инвестиция проекты тормышка ашырылган.
Әһәмиятле проектлар арасында – Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча “Цемикс” компаниясе заводын сафка кертү. Шулай ук Учалы тау-баектыру комбинатының – Үзъелга яткылыгын эшкәртү, “Учалы элеваторы” компаниясенең ашлык киптерү комплексын яңарту проектлары.
Фото: Андрей Назаровның телеграм-каналы
“Башинформ” буенча