Янгын Краснокама районының Куян авылыннан берничә чакрым ераклыкта теркәлгән. Авылга хәвеф янамый, дип билгеләде Ильин.
Урман түшәмәсе һәм камыш яна. Утны җирдән дә, һавадан да сүндерәләр. Янгынны сүндерүдә 93 кеше һәм 18 берәмлек техника, шул исәптән Ка-32 вертолеты, бульдозерлар һәм янгын сүндерү автоцистерналары катнаша. Ирекле янгын сүндерү командалары хезмәткәрләре эшли, урындагы халык та активлык күрсәтә.
Моннан тыш, Белорет районында ике янгынны сүндерү эшләре бара. Янгыннарның гомум мәйданы – 78 гектар. Утны сүндерергә 70 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Янгын хәвефе мизгеле башланганнан бирле Башкортстанда гомум мәйданы 1004 гектарда 73 урман янгыны теркәлгән.
“Башинформ” буенча.
Фото:Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.