Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2023, 11:26

Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчләре сабан культуралары чәчүне тәмамлады.

Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә
Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә

Хуҗалыкларның күбесендә сыйфатлы техника һәм тәҗрибәле механизаторлар булу чәчү компаниясен вакытында тәмамлау мөмкинлеге бирде. Район хакимиятененең авыл хуҗалыгы хезмәтендә язгы басу эшләрен кыска срокларда төгәлләгән хуҗалыкларны билгеләделәр. Алар: “Линда” агрофирмасы, Е.В. Соловьевның крестьян-фермер хуҗалыгы, И.П.Якушинның индивидуаль предприятиесе, К. Иванов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, Знаменка авыл советының барлык крестьян-фермер хуҗалыклары һ.б.

Кырау сугу аркасында кайбер культураларның юкка чыгуын исәпләмәгәндә, нигездә беренче шытымнар шатландыра. Бу көннәрдә аграрийлар сабан культуралары чәчүлекләрен тәрбияләү белән мәшгуль – химик  утау уздыралар, пар җирләрен эшкәртәләр, авырулардан һәм зыян салучы бөҗәкләрдән эшкәртәләр, тукландыралар.

Һава торышы әйбәт торса, туфракта дым булса, яхшы уңыш алырга ышанычлары нык басу эшчәннәренең.

Район аграрийлары шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын яңарталар. Әйтик, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Е.В. Хөснетдинова коммерция лизингы килешүе буенча Беларус-82.1 тракторы сатып алган, ул хуҗалыкка бик кирәк иде. “Линда” агрофирмасы һәм Д.С. Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыгы Акрос 585 ашлык җыю комбайны алганнар.

Зөлфия Гарифуллина.

Фотолар: авыл хуҗалыгы хезмәтеннән.

Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә
Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә
Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: