Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2023, 13:00

Җәйге ялны – хәвефсез

Уку елы тәмамланды һәм мәктәп укучылары өчен җәйге ял чоры башлана. Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлек хезмәткәрләре яшь гражданнарны каникул чорында хәвефсезлек турында искәртергә ашыга.

Җәйге ялны – хәвефсез
Җәйге ялны – хәвефсез

Скутерлар, мотоцикллар, самокатлар...

Ел саен җәйге чорда транспорт агымы артуга бәйле, мототехника катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары да күбәя. Еш кына мондый транспорт руле артында балалар һәм үсмерләр була.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы йөртүче таныклыгы булган һәм 16 яше тулганнарга гына  хәрәкәт юлларында мопедларда йөрергә рөхсәт ителә.

– Мондый чараларны сатканда еш кына сатучылар йөртүче таныклыгы таләп ителми,  дип ата-аналарны ялгыштыралар. Ачыклык кертәбез – водитель таныклыгы кирәк! – ди балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнара Галимова

Үсмер, машина, эчкелек...

Водитель таныклыгыннан башка, тәҗрибәсез үсмерне руль артында күрү сирәк хәл түгел. Моннан да начаррак тагын ни булырга мөмкин? Әмма ЮХХДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучылары исерек килеш тә йөриләр әле. Мондый очраклар нәкъ җәйге чорда була.

РФ Административ хокук бозулар кодексыныың 12 нче статьясы 1 нче өлешенә ярашлы, йөртү хокукы булмаган автомобиль йөртүчегә 5тән 15 меңгә сумга кадәр штраф  салына. Шулай ук балигъ булмаган водитель транспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, ә автомобиль штрафстоянкага озатыла, – дип аңлатма бирә юл хәрәкәте  хәвефсезлеге буенча  инспектор Дииләрә Шаяпова. – Әгәр водитель исерек булса, җәза катылана. Бу очракта машина хуҗасы 30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярымнан ике елга кадәр автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәндә, велосипедта йөрүнең дә хәвефле булуын аңлата Диләрә Шаяпова. Ата-аналар балага автоюлда яки велосипед юлында  үзеңне ничек тотарга кирәклеген җентекләп аңлатырга бурычлы.

Җиңел акча  эшләү гел генә законлы түгел...

Җәйге каникулда 14 яшьтән акча эшли алалар. Ата-аналар баланың кайда эшкә барырга җыенуын, хәвефле түгелме икәнен белергә тиешләр, чөнки нәтиҗәләр иң төрле булырга мөмкин.

Полициядә мисал китерделәр. Май башынңда 15 яшьлек мәктәп укучысы  Артем Г. эш эзләгән һәм аны социаль челтәрләрдә тапкан. Артемны бер карт әбидән акча алып аны “эш бирүче” хисабына  җибәрү гаҗәпкә калдырмаган. Аны тик бүләк алу гына кызыксындырган.

Хокук саклаучылар үсмергә тиз чыкканнар, әмма, кызганычка каршы, акча юньсез мутлашуларда булган инде. Менә шулай җиңел генә акча табу җинаять эшенә әйләнгән.

Комендант сәгатен онытмаска...

Яшьләр соңга кадәр урамда йөрергә ярата. Әмма комендант сәгатен беркем  дә кире какмады! Беренче майдан беренче сентябрьгә кадәр балигъ булмаганнарга ата-аналар рөхсәтеннән башка 23.00дән иртәнге 06.00гә кадәр урамда йөрү тыела.

Регина Фаизова


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: