Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2023, 10:00

“Башкортстан” ирекмәннәр полкын оештыру 30 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш

“Башкортстан” ирекле полкын формалаштыруны 30 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте республика җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

“Башкортстан” ирекмәннәр полкын оештыру 30 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш
“Башкортстан” ирекмәннәр полкын оештыру 30 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш

“Башкортстан” ирекле полкын оештыру эшен дәвам итәбез. Анда якынча 2,5 мең яугир булыр дип күзаллана. Аларның Самара өлкәсендә хәрби әзерлек үтү вакыты җитәрлек булсын өчен бу эшне 30 июньгә кадәр тәмамларга кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Фото: Олег Яровиков, архивтан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: