Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2023, 14:00

Имтиханнарда яхшы хәтер кирәк!

Имтиханнар вакытында баш мие өчен файдалы ризыклар сайлагыз.

Имтиханнарда яхшы хәтер кирәк!
Имтиханнарда яхшы хәтер кирәк!

Табиб-невролог Ольга Фурман, имтиханнар вакытында укучыларга һәм студентларга үз рационына әстерхан чикләвеге, балык, алма һәм яшел чәй кертергә кирәк, дип киңәш итә. Ул чикләвектә омега-3 кислоталары барлыгын ассызыклый, алар баш мие өчен бик файдалы. Аның сүзләренчә, көненә алты чикләвек ашау җитә.

“Ходай әстерхан чикләвеген булдырганда кешеләргә аларны ашауның акылга файдалы икәнлеген ачык күрсәтеп калдыра — аларның формасы юкка гына баш миенең ярымшарын хәтерләтми торгандыр бит. Әстерхан чикләвегендә омега-3 кислотасы бар, алар ми эшчәнлегенә, хәтергә, нерв системасына бик яхшы тәэсир итә”, — дип аңлата белгеч.

Невролог сүзләре буенча, форель, скумбрия һәм лосось балыгында шулай ук омега-3 бар. Моннан тыш, балыкта игътибарны арттырырга һәм хәтерне яхшыртырга ярдәм итүче фосфор бар. Фурман рационга кузаклыларны да кертергә киңәш итә, чөнки алар аксымга һәм иммунитетны һәм баш миенең эшчәнлеген ныгытучы мөһим матдәләргә бай.

Невролог куе яшел төстәге яшелчәләрнең файдасын билгели: аларда А, К витаминнары, фолат, лютеин һәм клетчатка бар, алар когнитив функцияләрнең кимүен акрынайта. Солы да бик файдалы. Ул кан әйләнешен стимуллаштыра, шулай ук анда В төркемендәге витаминнар күп.

Алма витаминнарга һәм микроэлементларга бай, дип ассызыклый белгеч. Моннан тыш, аларда фосфор бар. Бу җимеш иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, ми эшчәнлеген стимуллаштыра. Кишер исә матдәләр алмашын яхшырта, шул исәптән баш миендә, ә киви С витамины күп булганга антиоксидантлар чыганагы булып тора.

Эчемлекләрдән яшел чәйгә өстенлек бирү яхшырак. Ул борчылуны киметә, бу имтиханнарга әзерлек чорында аеруча мөһим, хәтерне ныгыта һәм йокымсырауны җиңәргә булыша.


“Кызыл таң” сайты  буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: