Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2023, 12:00

Якташыбыз “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашкан Учалы районы егете “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Якташыбыз “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде
Якташыбыз “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде

“Башинформ”га район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдиновтан билгеле булуынча, “Кузен” кушаматлы якташыбыз – Салават Юлаев исемендәге батальон яугире. Әлеге вакытта кыска вакытлы ялда. Форсаттан файдаланып, район хакимиятендә аңа награда тапшырдылар.

Учалыда туып үскән 28 яшьлек солдатның хәрби хезмәттә зур тәҗрибәсе бар. 2015 елда, армиядән соң, контракт буенче хезмәт итәргә калган. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк алгы сызыка җибәрелгән Сентябрьдә контракт вакыты тәмамланган.

“Кузен” өенә кайткан һәм өч айдан Салават Юлаевның ирекле батальоны составында алгы сызыкка юлланган.

Фото: Руслан Гыйләҗетдинов/vk.com

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: