Хәрби комиссариатның тамаша залында ирекмәннәргә Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов фатиха сүзе белән мөрәҗәгать итте:
– Туган илгә хәрби бурычны үтәр чак җитте. Безнең ата-бабаларыбыз илне Бөек Ватан сугышы елларында сакладылар. Бүген сез Ватан чикләрен саклау турында лаеклы карар кабул иттегез. Өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим.
Ул шулай ук хакимияттә көн саен көндәлек проблемаларны хәл итү өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары белән очрашулар уздырылуын хәбәр итте. “Без бервакытта да баләдә калдырмыйбыз, гаиләләрегез белән бәйләнештәбез. Мөмкинлектән чыгып, барысына да ярдәм итәргә тырышабыз”, – диде Ихсан Әхсән улы.
Ирекмәннәр кыр шартларында махсус әзерлек үтү өчен уку үзәгенә юлландылар. Ә аннары алар хәрби бурычларын үтәргә махсус хәрби операция зонасына озатылачаклар.
Без берничә ирекмән белән сөйләшә алдык. Динар, 31 яшь, ышанычлы караш, нык, таза гәүдәле. Нигә фронтка китәргә булдың, дип сорыйм. Ул карарының уйланган булуын әйтә. Армиядә радиоэлектрон разведка хезмәтендә булган. Өйдә яраткан хатыны һәм өч баласы кала – ике кызы һәм улы. Улының, үскәч, әтисенең туган ил сакчысы булуы белән горурланачагына ышана.
Юрий, 61 яшь: 80 нче елларда Днепропетровскида яшәгән һәм укыган. Кешеләр белән нәрсә булды, нигә алар нацистларга әйләнде, шуны аңларга телим. Русия чигендә хәзер куркыныч. Нәрсә көтәргә? Аларның монда килүенме?
Рөстәм, 54 яшь: Мин зур гаилә башлыгы: улым, кызым, ике яраткан оныкам бар. Башлык икәнмен – миңа хәл итәргә! Әлбәттә, барсын да хатыным белән киңәшләштек. Ул минем карарымны кабул итте. Хәрби хезмәттә тәҗрибәм бар: ике ел – армиядә, аннары сроктан соң. Безнең гаиләдә махсус хәрби операциягә китүче мин генә түгел. Энекәшем анда инде. Барсы да яхшы булачагына ышанам, без мотлак исән-имин кайтачакбыз. Кодам миңа: “Нацистларның кирәген бир!” – диде. Шулай булачак та!
Роман, 35 яшь: Гаиләм матур – гел кызлар! Өч кыз – әниләре ярдәмчеләре. Тоомыш иптәшем кыенлыкларны кичерә белә, ул бар яктан да оста. “Мин СВОга китәм, үгетләмәгез мине!” – дигәч, дусларым, якыннарым карарама аңлап карадылар.
“БХ” белешмәсе. Контракт төзү мәсьәләләре буенча БР Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатына телефоннан мөрәҗәгать итәргә була: 8 (34786) 5-39-99.
Кирәкле информацияне Башкортстанның ситуация үзәгендә алырга мөмкин. Телефоннар: (347) 218-19-19, 122 (доб. 1) и 117, көн саен, тәнәфессез, ял һәм бәйрәм көннәресез 8дән 20 сәгатькә кадәр.
Светлана Шириня
Автор фотолары