Экскурсияларга барган саен социаль туризмның бездә үсә баруына инанасың, һәм бу өлкән яшьтәгеләргә бик ошый. Туган як буенча мондый бер көнлек турлар ял итүнең шәп бер төре генә түгел, ә табигатьтә булу, яңа хис-тойгылар алу, тарих һәм милли мәдәният өлкәсеннән белемеңне баету да.
“Бабай утары” барлык килгәннәрне – яшь буынны да, бу борынгылыкны күреп белгәннәрне дә, гаҗәпләндерүдән туктамый. Хуҗалык зур. Монда 17нче гасырдан безнең көннәргәчә өйләр: салам түбәле ызба, балчыктан йорт куралары, кара мунча, тимерлек, җил тегермәне (1870 елгы!), мәчет.
Тавыклар кытаклый, үрдәкләр бакылдый, йорт куяннары, атлар көтүе йөри. Экзотика да җитәрлек: павлиннар, фазаннар, төньяк болан...
Ачык һава астындагы бу музейда авыл тормышының бөтен тарихи чорлары тупланган диярлек. Экспонатларга карыйсың да хәтердә ерак балачак яңара. Иртән авылда картәнидә уянып китәсең дә карап ятасың: әбекәй эләктергеч (ухват) белән кызу мичтән кабарып пешкән ипекәйләр чыгара. Сепаратор җырлый, аның тавышына нәзек кенә булып кәстрүлгә каймак агуын күргәндәй буласың. Ә бу агрегатның тәлинкәләрен ничек яларга ярата идек! Һе-еем... Ул ипинең, каймакның тәмен – онытырмын димә.
Менә керосин лампасы, каба, ут яндыру өчен чырагач.
Плюш кысма, тукылган паласлар, үкчәле лаклы кәлүшләр – нәрсә генә юк! Ә монсы нәрсә микән? Ни өчен кирәк? Экскурсия үткәрүчедән башка кайбер әйберләрне белеп тә булмый, ә яшь буын турында әйтәсе дә юк...
Шук балалар шикелле, мәктәп партасы артында фотога төшүдән дә тыела алмадык, рәис өстәле артында да хәтәр җитди итеп фотога төштек. Хәер, монда фотосессия өчен отышлы ракурслар җитәрлек. Совет автопромы яки ат арбасы, яисә татар фольклоры геройларының агач сыннары янында да төшәргә була. Әйтәндәй, музей контактлы. “Кул белән тияргә ярамый” рәсми табличкасы монда махсус алынган.
Ә тагын бирегә “Ык-Елга” төбәкара җыр фестиваль-сабантуена киләсе килә, аны музей комплексына нигез салучы, шушы авылда туып үскән меценат һәм эшмәкәр, БР һәм ТРның атказанган артисты Фәнир Галимов оештыра.
Димәк, безне яңа юллар, чагу тәэсоратлар, онытылмас очрашулар көтә.
Р. Гыйләҗева, турда катнашучы, педагогик хезмәт ветераны.
Автор фотолары.