Бу грантны республиканың төрле районнарыннан фермер хуҗалыклары алды. Башлыча “Гаилә фермасы” конкурсында катнашучылар – хуҗалыкларын үстерүне максат итеп куйган, яңа технологияләрне, яңа юнәлешләрне үзләштергән эшкуарлар. Дәүләт ярдәме аларга уя-ниятләрен тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итсә, республика азык-төлек җитештерү күләмен арттыра. Фермерларыбыз республиканы туендыра, без аларга зур өметләр баглыйбыз”, – дип язды Башкортстан премьеры.
Башкортстан авыл эшкуарлары яңа эш башлаган фермерлар өчен “Агростартап”, шулай ук “Агротуризм”, авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү программалары чикләрендә дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкин.
Ярдәм программаларында катнашу өчен гариза монда.
Фото:Андрей Назаровның социаль челтәрләре