Авыл кешеләре, шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндә район, республика, илнең төрле тарафларында яшәүче һәм авыл бәйрәменә кайтучы исмәгыйллеләр туган җир һавасын сулап, туган табигатьнең җәйге хозурлыгына сокланып, балачак хатирәләренә бирелеп, авылның тарихын тыңлап, туган җир, туган нигез, туган туфрак төшенчәләренең никадәр изге һәм кадерле булуына тирәнрәк төшенде.
Чара зиратта әрвахлар рухына догалар укудан башланды. Ә аннары ул чишмә янында дәвам итте. Авылдашлар үзләренең хис-тойгылары белән бүлешеп, матур чыгышлар ясады. Финус Зөфәр улы Хәлиуллин ошбу җыенны үткәрүнең максатын җиткерде. Ул – авылдашлар белән очрашу, әрвәхларга дога кылу һәм динебезнең күркәм йолаларын торгызу.
Тарихчы Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов кызыклы мәгълүматларга нигезләнеп, Исмәгыйль авылының барлыкка килү тарихын сөйләде. Рузилә ханым мөнәҗәт әйтте һәм кунаклар белән бергә җырлап та алды.
Бәләбәй тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиев белән бергә әлеге мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребезнең һәм, әлбәттә, балаларның катнашуы чараны мәртәбәле Коръән мәҗлесе кимәленә күтәрде. Ачык һавада балаларның изге Коръән аятьләрен укулары, Илдар хәзрәтнең аларны тирән эчтәлекле итеп багышлавы, бергәлек күңелләрдә әйтеп бетермәселек рәхәтлек, бар нәрсәне камил итеп яралткан Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт тойгылары тудырды.
Чара балалар өчен уеннар оештыру, истәлеккә фотоларга төшүләр белән дәвам итте. Сыйлы табында бергә корбан ашы ашау, ризыклардан авыз итү бәйрәмнең тәмле бизәге булды.
Ачык һавада Коръән мәҗлесе... Нинди фәһемле чара! Асылыбызга кайтып баруыбызның бер күркәм чагылышы бу. Бүген яхшыны - яманнан, тугрыны – ялганнан, файдалыны – зарарлыдан аерып; кайдан килгәнебезне, ни өчен килгәнебезне, кайда китәчәгебезне белгән вә төшендергән, белү һәм аңлату вазыйфасын безгә йөкләгән Бөек Ислам сафындабыз без. Горурланыйк. Без булдырабыз!
Илдар Галиев фотолары