Новости
7 Июня 2023, 05:02

Елмайсын чәчкәләр дөньяга

Бәләбәй шәһәренең күпфатирлы йортлары ихаталарында соңгы елларда бик күп чәчкә түтәлләре барлыкка килде. Үсентеләр утырту, берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләрне тәрбияләү – җиңел булмаган хезмәт. Моның өчен вакыт һәм көч, ә иң мөһиме – үз йортыңны, ихатаңны ярату кирәк!

Добавить в предпочтительные источники Google
Елмайсын чәчкәләр дөньягаЕлмайсын чәчкәләр дөньяга
Елмайсын чәчкәләр дөньяга

 “Минем шәһәрем” идарәче компаниясе шундый йортларда яшәүчеләрне матди дәртләндерү өчен конкурс игълан итте.

“Иң яхшы балкон, лоджия” һәм “Иң яхшы ихата түтәле, палисадник” номинацияләрендә җиңүчеләрне ачыклаячаклар. Конкурс әлеге компания хезмәтләндергән йортларда яшәүчеләр арасында гына уздырыла.

Җиңүчеләрне оригиналь призлар һәм мактау грамоталары көтә. Актив катнашучылар идарәче компанияның махсус призы белән бүләкләнәчәк. Конкурска 2023 елның сентябрендә йомгак ясалачак.

 

Римма Солтанова.

Фотода: Кызыл урамдагы 140 нчы йорт алдында чәчкә түтәле.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас