

– Бәләбәй автотранспорт предприятиесе – “Башавтотрнанс” дәүләт унитар предприятиесе филиалы – шәһәр һәм шәһәрара, махсус оештырылган, заказ маршутлары буенча пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә. Безнең водительләр шулай ук мәктәп укучыларын да йөртә.
Филиал составына Бишбүләк, Приют һәм Дәүләкән колонналары керә.Пассажир йөртү биш шәһәр, 13 шәһәр тирәли һәм сигез шәһәрара маршрутлар буйлап гамәлгә ашырыла. Көненә 369 рейс эшләнә. 2023 елның биш аенда 688,1 мең кеше йөртелгән, 57 442 рейс ясалган.
Куелган максатларга ирешү, пассажирлар хезмәтләндерүне яхшырту өчен хәрәкәт составы яңартыла. Әйтик, 2022дән 2023 елгача 25 – бәләкәй класслы, 10 – уртача автобус килде.
Куелган бурычларны үтәүгә автобус колоннасы, ремонт-ярдәмче хезмәтләр хезмәткәрләре, кондукторлар, инженер-техник хезмәткәрләр булышлык итә. Предприятиедә пасажирларны хезмәтләндерү культурасына зур игътибар бирелә.
Бәләбәй автотранспорт предприятиесенең алга таба төп нияте – пассажирлар йөртү буенча маршрут челтәрен киңәйтү, автопаркны яңарту.
Водительләр Юрий Васильевич Семенов (БР Мактау грамотасы белән бүләкләнгән), Фәнил Рөстәм улы Садретдинов (“Башавтотрнас” предприятиесе Почет грамотасы), Вячеслав Стилянович Акритиди (БР Транспорт министрлыгы Почет грамотасы), Александр Николаевич Данилов ( “Башавтотранс” предприятесенең почетлы хезмәткәре), Виктория Иосифовна Андреева (БР Транспорт министрлыгы Почет грамотасы), Әлфия Фәрит кызы Рәхмәттуллаева (БР Транспорт министрлыгының рәхмәт хаты) һәм башкалар эшкә намуслы караулары белән аерылып торалар.
АТП автопаркын яңартуга бәйле безгә “Д” категорияле водительләр (предприятие исәбенә “Д” категориясенә уку мөмкин), шулай ук кондукторлар кирәк, лаеклы һәм вакытында түләнелүче хезмәт хакы гарантияләнә.
Римма Солтанова әзерләде.