Сезне һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез кешеләр тормышына изгелек һәм мәрхәмәтлек илтүдән гыйбарәт. Бар көчегезне биргән хезмәт эшкә намуслы караш, күңел юмартлыгы, сабырлык һәм кеше хәленә керә белүне таләп итә.
Нәкъ сезнең яклавыгыз-ярдәмегез кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлләрен җиңәргә көч өсти.
Хезмәтегез, олы йөрәгегез, ярдәмгә мохтаҗларны җылыту сәләтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, Бәләбәй районы яшәүчеләре иминлегенә уңышлы эшләвегезне телим!
Азат Сәхәбиев, БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.