Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2023, 10:39

Ай-һай кызу булды рингта!

Өч көн, 1нән 3 июньгәчә, Бәләбәйдә 2005-2014 елгы яшь боксерлар чыдамлыкка тикшерү үттеләр. Тренер Василий Борисович Данилин истәлегенә  бокс буенча ел саен уздырылучы ачык беренчелек быел Балаларны яклау көненә багышланды.

Ай-һай кызу булды рингта!
Ай-һай кызу булды рингта!

“Чемпион” физкультура-спорт учреждениесенең спорт  залында төбәкара турнирны ачуда ярышта катнашучыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сәламләде. Ул безнең районда үсеп килүче буынга карата игътибар һәм хәстәрлек барлык спорт төрләрен, шул исәптән боксны да үстерүдә күренә, дип билгелде. Ул спортчыларга матур һәм гадел көрәш теләде. Залда шулай ук БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков, паралимпиячы, халыкара класслы спорт мастеры Александр Давидович булдылар.

Азат Альверт улы  күңелле миссияне үтәде – республиканың физик культура һәм спорт үсешенә әһәмиятле өлеш керткәне һәм БР Спорт министрлыгының 100 еллыгын бәйрәм итү уңае белән “Чемпион” физкультура-спорт учреждениесенең бокс буенча тренеры Руслан Хәбибовка  Башкортстан спорт  министры исеменнән Почет грамотасы тапшырды.

Казахстаннан, Ульяновск, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән, Бәләбәй, Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Октябрьский, Туймазыдан 105 спортчы турнирның иң яхшы боксерлары титулын яулау  өчен көрәштеләр. Ульяновскидан, Уфа, Бәләбәй, Стәрлетамак, Самара, Оренбург һәм Казахстан Республикасыннан 17 хөкемдар беренче категорияле судья Валерий Голодяев җитәкчелегендә  ярышны гадел хөкем иттеләр.

Ярышларны ачу тантанасыннан ук беренче алышлар башланды. Рингка иң бәләкәй һәм җиңел авырлык категориясенә караган спортчылар чыкты.

Җанатарларның кычкырулары, сугышларның кызганнан-кызуы, ринг почмакларыннан тренерларның әйтеп торулары, җиңелү күз яшьләре һәм җиңү шатлыклары – Бәләбәй турнирының хисси күренеше шундый. Ә аның нәтиҗәсе Бәләбәй спортчылары яулаган 26 призлы урын.

Светлана Шириня

Ай-һай кызу булды рингта!
Ай-һай кызу булды рингта!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: