

Хыялга юл
Бу үтә дә тыйнак укучыбызның исеме республикабызда гына түгел, бөтен Русиядә, дөньяда 2019 елда башланган афәт – коронавирус пандемиясе белән киң танылу алды. Аны медицина хезмәткәрләре генә түгел, хәтта гади халык та белә дип әйтсәм, ялгышмам кебек. Ул әлеге көндә республиканың баш инфекционист- врачы вазыйфасын башкара.
Азат Мөхәмәтҗанов Чаганлы авылында яшәүче колхозчылар – механизатор Мөнир белән төрле эшләр башкаручы Зәйтүнә гаиләсенең төпчек улы. Авылда башлангыч мәктәп тәмамлагач, урта белемне Тузлыкуш мәктәбендә алды. Сыйныфташлары арасында Азат тәртипле, тәрбияле, игътибарлы, максатчан, көчле ихтыярлы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән аерылып тора иде. Дөрес, аны тик “5” билгесенә генә укыды дип әйтеп булмый. Ә шулай да үзенең балачак хыялы – врач һөнәренә ия булыр өчен барсын да эшләде. “Тырышкан табар, ташка кадак кадар” дигән халык мәкаленә туры килә Азатның хезмәт юлы.
Һөнәри үсеш баскычлары
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Бәләбәй шәһәр санэпидстанциясендә санитар врач ярдәмчесе булып бераз чирканчык алды, булачак һөнәрен дөрес сайлаганына ныклы ышанды. Совет Армиясендә ике ел хезмәт итеп кайткач, Уфа медицина институтына укырга керү бәхетенә иреште. Институт тәмамлаган яшь, тәҗрибәсез белгечне тиз генә дәваханәнең баш врачы итеп билгеләү бик сирәк очрый торган хәл. Ә менә Азат Мөнир улын институт тәмамлау белән республиканың “Кристалл” туберкулез дәваханәсенә баш врач итеп билгелиләр. Монда ул 18 ел хезмәт сала, зур тәҗрибә туплый, илебезнең тубдиспансер учреждениеләре белән киң бәйләнеш тота, абруй яулый. Бу мәкерле авыру белән көрәштә зур казанышларга ия була. Әмма моның белән генә чикләнми – методист та, Приют туберкулез дәваханәсе врачы да, “Здоровье” шифаханә - профилакторие баш врачы, җаваплылыгы чикләнгән “Реабилитация һәм профилактика” комплексында баш табип та булып эшли, үзен тирән белемле, медицина учреждениеләрен оста оештыручы итеп күрсәтә. Уңышларын, мөмкинлекләрен күреп, СССР һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыклары 2008 елда аны “Нефтяник” шифаханәсенә директор итеп билгелиләр.
Бер үк вакытта Азат Мөхәмәтҗанов Уфа шәһәренең18 нче клиник дәваханәсендә баш врач та булып эшли. Аннары 17 нче балалар клиник дәваханәсенә күчерелә.
Ковид-19 киң колач белән җәелә башлагач, республика җитәкчелеге һәм министрлык аны йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә баш табип итеп билгелиләр. Тиз арада барлык шәһәр һәм районнарда барлыкка килгән “кызыл зоналар” эшен оештыруда, аларны контрольдә тоту, хаталарны төзәтү, җитәрлек кадрлар әзерләү, аларны яңача дәвалау ысулларына өйрәтү, радио, телевидение, газета-журнал битләрендә вакцинация ролен пропагандалауда да Азат Мөнир улы зур роль уйнады.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Менә шундый үз эшенә үтә дә җаваплы доктор коронавирус кебек яман чирләрне тиз арада авызлыклауга зур өлеш кертә. Ул җитәкләгән Республика клиник дәваханәсе – киң билгеле медицина учреждениесе. Ул РФның сәламәтлек саклау өлкәсендә үткән конкурсларның “Сәламәтлек саклау лидеры”, лауреат исемнәрен лаеклы йөртә. Медицина фәннәре докторы, доцент, “Башкортстан Республикасының атказанган врачы” исемен йөртүче баш врач Азат Мөхәмәтҗанов, инде ике югары уку йорты тәмамлаган киң профильле белгеч, һаман да эзләнүләр, табышлар белән янып яши, халык сәламәтлеге сагында яңадан-яңа уңышларга ирешә. Шул уңышлары өчен 2020 елда шәхсән үзе Русия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Башкортстан Дәүләт җыелышы- Корылтайның шундый ук грамотасы, РФ һәм БРның күпсанлы мактау грамоталары, БРның Сәламәтлек саклау отличнигы билгесе белән бүләкләнүе аның хезмәтенә югары бәя булып тора. Ул яраткан һөнәренә тугры, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, принципиаль җитәкче, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, якташлары, авылдашлары белән эчкерсез аралашучан гади бер табип булып кала.
Санкцияләргә кадәр күп кенә Европа илләрендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, симпозиумнарда актив катнаша, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, медицина өлкәсендә үз тармагы буенча яңалыклар үзләштерә. Бүген дә яу кырыннан кайткан егетләребезне дәвалауда үз өлешен керә. Һәр нәрсәгә, медицина буенча булсынмы, дөньяви хәлләргә карата да аның үз карашы, плозициясе, үз сүзе бар. Ул үз иле, халкының зур патриоты булып кала.
Шундый укучың белән ничек горурланмаска мөмкин!
Рима Исхакова, педагогик хезмәт ветераны. Тузлыкуш авылы.