Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2023, 12:02

Безнең Анжела булдырды!

Бәләбәй “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең башкорт мәдәнияте үзәге мөдире Анжела Аубакирова Салават районында узган “Салават җыены”нда бик матур чыгыш ясаган.

Безнең Анжела булдырды!
Безнең Анжела булдырды!

Ул Башкортстан Республикасы мәдәният учреждениеләре белгечләре арасында “Ялкын” ачык вокал сәнгате турында чыгыш ясап, беренче урын яулады һәм  Бәләбәй данын күтәрде.

Конкурс 18 дән 45 яшькәчә ялгыз җыр башкаручылар, дуэтлар, трио арасында  узды,  катнашучылар ике – башкорт  халык һәм эстрада җырын тәкъдим иттеләр.

Анжела үзе әзерләгән башкорт киемендә чыгыш ясады,  бик сирәк очрый торган “Ком бураны” җырын думбырада үзе уйнап башкарды.

Афәрин, безнең Анжела булдырды!

 

 

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: